Безнең күпләребез телефонны төнгелеккә зарядка җыярга куя. Ул 100 процент җыйган хәлдә бик озак розеткага тоташтырылган хәлдә кала. Әмма гаджетның аккумуляторы мөмкин кадәр озаграк эшләсен, тиз сафтан чыкмасын өчен болай һич тә эшләргә ярамый, ди белгечләр.
Аккумуляторның хезмәт итү вакытын ничек озайтырга?
Беренчедән, телефонны төнгелеккә зарядкага куймагыз. Аккумуляторның зарядын 20-80 процент тирәсендә тоту аның хезмәт итү вакытын озайтырга ярдәм итәчәк. Озак вакыт дәвамында тулысынча зарядка җыйган хәлдә булганда аккумулятор зур йөкләнеш кичерә һәм бик тиз сафтан чыга. Шуңа да телефонны көндез зарядкага кую яхшырак, 80 процентка кадәр генә җыюын күзәтеп тора аласыз.
Эссе һәм көчле салкын вакытында да телефоннан файдаланмый тору яхшырак. Зарядкага куелган телефонны юрган яисә мендәр астына куярга кирәкми, чөнки аккумуляторның бозылуыннан тыш, мондый гамәл җайланманың янып китүенә китерергә мөмкин.
Тиз зарядкадан да файдаланмагыз. Тиз зарядка — бик уңайлы, әмма аны еш куллану шулай ук аккумуляторга зыян китерә. Гаджет белән комплектта килгән зарядлау җайланмаларын куллану яхшырак.
Шулай ук бик арзан зарядка җайланмаларыннан да качарга кирәк, чөнки алар тотрыксыз, вакыты белән көчле йөкләнеш бирә һәм артык җылыну куркынычы тудыра.
Автор фотосы.