Балаларга, бигрәк тә, сабыйларга күз тияргә мөмкин. Күз тисә, бала көйсезләнә, елый, күз төпләре каралып китә, авырып китәргә дә мөмкин. Мондый очракларда “Ихлас”, “Фәләкъ” һәм “Нәс” сүрәләрен укып, баланың йөзенә һәм гәүдәсенә өреп өшкерәләр. Моны баланың әтисе яки бабасы эшләсә яхшы, дип яза “Аллаһым! Биргәннәреңз мең шөкер”.
Мәктәп яшендәге балалар өйдән чыгып киткәндә (әйтик, укырга барыр алдыннан) “Аятел-көрси” укып, баланың исән-сау, имин йөрүен теләп, болай дога кылырга мөмкин: “Әлхәмдү лилләһи Раббиль гәәләмиин, әссаләтү үәссәләәмү гәләә расүлиһи Мүхәммәдин үә гәләә әәлиһи үә әсхәәбиһи әҗмәгыйн. Йә Раббым, шушы баламның исән-сау булуын насыйп кыл! Аны һәр төрле күңелсез хәлләрдән, бәла-казалардан, явыз, яман ниятле кешеләрдән, шайтан зарарыннан – барча начарлыклардан сакла, ярдәмеңнән ташлама, Үз рәхмәтеңдә булуын насыйп әйлә. Раббәнә әәтиннәә фиддүнья хәсәнәтәү үә филь әәхыйрати хәсәнәтәү үә кыйнәә газәәбәннәәр. Бирахмәтикә йә әрхәмәрраахимиин. Әәмиин”.
Автор фотосы.