Башкортстанда грипп белән авыручылар күп булу аркасында дүрт мәктәп һәм бер балалар бакчасы карантинга ябылган, шулай ук утыз өч мәктәптә алтмыш алты сыйныф һәм уналты балалар бакчасында егерме биш төркем эшчәнлеге өлешчә туктатылган. Бу хакта төбәк буенча “Роспотребнадзор”ның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Ведомствода ачыклык кертүләренчә, соңгы атнада республикада респиратор инфекцияләр белән авыручылар саны 7 процентка арткан. Узган атнада республикада 28 меңнән артык ОРИ очрагы теркәлгән, шуның яртысы 14 яшькә кадәрге балаларга туры килә.
Башка респиратор вируслар арасында грипп белән авыручылар 64,5 процент. А (H1N1) гриппы вирусы элеккечә өстенлек итә.
Автор фотосы.