+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Беләсең киләме?
27 февраль 2025, 06:00

Артыгын ашамагыз!

Чикләвекнең көнлек нормасын беләсезме?

Артыгын ашамагыз!Артыгын ашамагыз!
Артыгын ашамагыз!

Чикләвекләр витаминнарга, минералларга, аксымнарга һәм майларга бай. Алар хәтерне яхшырта, матдәләр алмашынуын һәм йөрәк эшчәнлеген саклый. Әмма иң файдалы ризыкның да үз нормасы бар, һәм аны арттыру күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Чикләвекнең көнлек нормасы күпме?

Эндокринолог Наталия Тананакина сәламәтлеккә зыян китермичә күпме чикләвек ашарга мөмкин булуы турында сөйләде. Әстерхан чикләвеге, кешью, бадәм чикләвеге (миндаль) һәм пекан өчен көнлек порция 30 граммнан да артмаска тиеш.

Пестә чикләвеген (фисташка) башкача санарга кирәк, рөхсәт ителгән норма көненә 30-40 данә тәшкил итә. Әгәр алар тозлы булса, порцияне икеләтә киметү яхшырак.

Чикләвекне артык ашау нәрсәсе белән куркыныч?

Беренчедән, чикләвекләрдә калория күп, димәк, аларны артык куллану авырлык артуга китерергә мөмкин. Моннан тыш, артык күләмдә майлар бавырга һәм ашказаны асты бизенә йөкләнеш тудыра.

Чикләвекләрнең кайбер төрләре, мәсәлән, пестә чикләвеген артык күп ашау ашкайнату проблемалары, аллергик реакцияләр китереп чыгарырга мөмкин.

 

Автор фотосы. 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас