Хатын-кызның үз-үзен бәяләве түбән булуы турында сөйләүче биш әйберне беләсезме?
Психологлар билгеләвенчә, беренчесе – урын-җир әйберләре. Экспертлар раславынча, тузган, искергән урын-җирдә йоклаучы хатын-кызлар үзләрен хөрмәт итми. Мондый урын-җир белән канәгатьләнүчеләр, мөгаен да, үз кәефенә, сәламәтлегенә битараф.
Икенчесе – савыт-саба. Әгәр сез аш-су бүлмәсен ризык әзерләү урыны гына дип уйлыйсыз икән, ялгышасыз. Хатын-кыз өчен ул аерым бер рәхәтлек тудырыла торган бүлмә. Экспертлар әйтүенчә, төнгә раковинада пычрак савыт-саба калдыручы хатын-кызлар апатиядән һәм депрессиядән ешрак интегә. Үзегезне һәм аш-бүлмәгезне яратыгыз, чисталыкта тотыгыз.
Ванна бүлмәсендәге тастымаллар да хуҗабикәнең үзен һәм тәнен яратмауның бер мисалы. Ванна бүлмәсендәге сөлгеләр иске чүпрәкләргә охшаган һәм атнага бер тапкыр да алышынмый икән, бу хуҗабикәне бер дә бизәми.
Гардеробның иске, ярамаган, еллар буена киелмәгән әйберләр белән шыплап тулуы да хатын-кызның үзен түбән бәяләвенә ишарәли. Психологлар фикеренчә, иске әйберләр җыю кешедә невроз яисә борчылу булуын күрсәтә. Йортыгызны һәм башыгызны чүпләмәгез, шкафларда күзне сөендерә торган һәм шатлык китерә торган иң кирәкле әйберләрне генә тотыгыз.
Декор. Киштәләрнең бик күп сувенирлар, вак-төяк әйберләр белән чуарлануы килгән һәркемнең күзенә бәрелә. Аларның артык күп булуы җыештырылмаган өйне хәтерләтә. Еш кына сувенирлар тузанга батып утыра, чөнки андый әйберләр күп булганда, тузанны даими сөртеп торырга кирәк, ә бу бик вакытны ала. Монысы инде хатын-кызның ялкаулыгы, тәртип яратмавы билгесе.
Ә хәзер өегездәге биш әйбергә күз салыгыз? Сез үз-үзегезне яратасызмы, гүзәл затлар?
Автор фотосы.