Балага бер яшькә кадәр татлы-баллы ашатырга кирәкми, аңа җиләк-җимеш измәсендәге һәм әнисе сөтендә булган лактоза һәм сахароза да җитә, ди белгечләр.
2-3 яшькә кадәрге балаларга түбәндәге ризыкларны бирмәгез:
Шикәр комы яисә рафинад. Аны боткага, җиләк-җимеш измәсенә салырга кирәкми.
Кәнфитләр. Аларда шикәр, ароматизаторлар һәм буяулар бар. Бу компонентлар баланың тешләренә һәм ашкайнатуына зыян китерә.
Тортлар һәм пирожныйлар. Составында зарарлы майлар һәм углеводлар булу сәбәпле, алар сабый организмына бер дә файда китермәячәк.
Нинди тәм-томнар ашатырга ярый соң?
Мәсәлән, үзең ясаган какны баланың рационына җиләк-җимеш измәсе керткәннән соң гына тәкъдим итәргә мөмкин. Әлбәттә, сүз составында алма яисә груша һәм су гына булган как турында бара.
Ике яшьтән соң сабыйга – зефир, мармелад кәнфитләр, ә өч яшьтән соң бал биреп карарга мөмкин.⠀
Тәм-томнарны сабый рационына аз-азлап кына кертергә кирәк.
Автор фотосы.