+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Беләсең киләме?
4 Марта 2025, 04:20

Бер атна эчендә – 29 меңгә якын кеше...

Бигрәк тә балалар арасында авыручылар саны арткан.

Бер атна эчендә – 29 меңгә якын кеше...Бер атна эчендә – 29 меңгә якын кеше...
Бер атна эчендә – 29 меңгә якын кеше...

Башкортстанда респиратор инфекцияләр белән авыручылар саны арта бара. Узган атнада республикада сезонлы вирусларны 28,7 мең кеше эләктергән, аларның яртысы 14 яшькә кадәрге балаларга туры килә.

Шул ук вакытта авыручыларга 64,3 процент очракта грипп диагнозы куелган. А (H1N1) гриппы вирусы элеккечә өстенлек итә.

Алдагы җиде көн белән чагыштырганда авыручылар өлеше 2,5 процентка арткан, дип хәбәр итә “Роспотребнадзор”ның төбәк идарәсе.

Үзегезне саклагыз, урамнан кергәч, кешеләр күп булган урыннардан кайткач, кулларыгызны юарга онытмагыз. Сезонлы вируслар вакытында күбрәк лимон,имбирь, үләннәр кушып әзерләнгән чәйләргә өстенлек бирегез, дуслар. Өйне даими җилләтеп торырга онытмагыз!

Автор фотосы. 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас