Башкортстанның дәүләт хезмәт инспекциясе искәртүенчә, быел шимбәгә туры килгән 8 Март бәйрәмендә өстәмә ял көне булмаячак. Федераль хөкүмәт карары нигезендә,моның урынына республика халкы 13 июньдә, җомга көнне, ял итәчәк.
Дүшәмбе, 10 март, гадәти эш көне булачак. Әмма җомга көнне, 7 мартта, график бер сәгатькә кыскарачак.
Закон нигезендә, әгәр 8 март көне хезмәткәрнең еллык отпуск ялы чорына туры килә икән, бу көн аңа кертелми һәм ял автомат рәвештә бер тәүлеккә озайтыла.
8 март көнне эшләүчеләр өчен (график, вахта яисә башка сәбәпләр буенча) хезмәт хакын икеләтә күләмдә түләү каралган. Әгәр хезмәткәр үзе өчен ял көне булган бу көнне эшкә җәлеп ителсә, аның язма ризалыгы кирәк (Хезмәт кодексында каралган очраклардан тыш). Түләү дә икеләтә күләмдә башкарыла яисә отгул бирелә.
Автор фотосы.