+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Беләсең киләме?
7 Марта 2025, 03:45

Яз хәбәрчеләре кайтты

Республикада беренче кара каргалар күренде.

Яз хәбәрчеләре кайттыЯз хәбәрчеләре кайтты
Яз хәбәрчеләре кайтты

Башкортстанга беренче кара каргалар кайтты. Яз хәбәрчеләрен “Шүлгән-Таш” тыюлыгында күреп алганнар.

"Кара каргалар кайтты. Дөрес, әлегә берне генә күрдем”,-дип хәбәр итә “Шүлгән-Таш" дәүләт тыюлыгы дәүләт инспекторы Сабит Галин.

Кара карга - кап-кара төстә, ялтырап тора, бары зур томшыгы өстендә генә ак сызыгы бар.

Кара каргалар җылы яклардан гадәттә яз башында (март аенда), әле җирдә кар ятканда ук кайта. Шуңа күрә дә аларны “яз хәбәрчеләре” дип атыйлар.

Ул оясын агач башында ясый һәм шунда бала чыгара. Кара карга — иң файдалы кошларның берсе. Алар май коңгызларын, аларның личинкаларын, саранчаларны, кыр тычканнарын юк итәләр.

 

Фото: “Шүлгән-Таш” тыюлыгы

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас