+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Беләсең киләме?
8 март 2025, 04:50

8 Мартка бүләк ителгән гөлләмәне ничек тиз шиңдермәскә?

Флорист моның берничә серен чиште.

8 Мартка бүләк ителгән гөлләмәне ничек тиз шиңдермәскә?8 Мартка бүләк ителгән гөлләмәне ничек тиз шиңдермәскә?
8 Мартка бүләк ителгән гөлләмәне ничек тиз шиңдермәскә?

Русия флористлары ассоциациясе президенты Валентина Сафронова гөлләр атналар буе шиңмәсен өчен берничә серне чиште. Бу хакта NEWS.ru басмасы яза.

Чәчәкләр озаграк торсын өчен суга салыр алдыннан һәр сабакның аскы өлешен 45 градус итеп кисеп алырга кирәк. Белгеч сүзләренә караганда, мондый алым чәчәккә дым алырга ярдәм итә. Ул шулай ук кискәндә кайчы кулланмау яхшырак, дип ассызыклый.

"Чәчәкләрне суга куяр алдыннан 45 градуста кисем ясагыз. Бу чәчәккә су агымын арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Кайчы кулланмагыз, чөнки алар сабакка су үтә торган капиллярларны кысарга мөмкин. Әгәр пычак яисә секатор кул астында булса, аннан файдалану яхшырак", - дип билгели Сафронова.

Шулай ук флорист гөлләмәләрне салкынча суга салырга киңәш итә. Лаләләр, нарцисслар һәм крокуслар кебек язгы чәчәкләрнең суына кар яисә боз салырга була. Чәчәк кибетләрендә тәкъдим ителгән махсус ашламалар да чәчәкләргә озаграк торырга ярдәм итәчәк. Өй шартларында вазага газлы су яисә аспирин таблеткасы салырга була.

"Газлы су – чәчәкләрнең гомерен озайтуның иң яхшы ысулларының берсе. Шулай ук аспирин кулланырга мөмкин, гәрчә бу иң нәтиҗәле ысул булмаса да", — ди Сафронова.

Моннан тыш, ул ваздагы суны алыштырып тору мөһим. Әгәр су болганчыклана башласа, аны түгәргә, вазаны һәм чәчәк сабакларын агып торган су астында яхшылап юарга, ә аннары яңа кисем ясарга кирәк, дип белгеч.

 

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас