+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Беләсең киләме?
9 март 2025, 04:40

Яшь барган саен йоклап булмый...

Табиб-эндокринолог төнлә начар йоклаучыларга киңәшләр бирде.

Яшь барган саен йоклап булмый...Яшь барган саен йоклап булмый...
Яшь барган саен йоклап булмый...

Ни өчен яшь барган саен кеше начар йоклый? Моның сәбәбен табиб-эндокринолог Зөһрә Павлова үзенең телеграм-каналында аңлаткан.

"Өлкән кешеләр төнлә начар йоклый. Сәбәбе берничә – стресс, дөрес булмаган йокы режимы, сәламәтлек белән проблемалар һәм гормональ үзгәрешләр.  Хроник проблемалары булган 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең 70 процентында йоклый алмау проблемасы бар. Өлкән яшьтәге кешеләр бәдрәфкә бару өчен төннәрен ешрак уяна, ә хатын-кызлар эсселектән һәм төнлә тирләп тә җәфаланырга мөмкин. Аларда шулай ук апноэ (хырылдау) ешрак очрый.

Өлкән яшьтәге кешеләрнең йокы сыйфатын ничек яхшыртырга? Яңа фәнни хезмәт авторлары иң нәтиҗәле ысулны таптык, дип ышандыра. Тизрәк йоклап китү һәм тирәнрәк йоклау өчен даими рәвештә физик күнегүләр ясарга кирәк, ди алар.

Әлбәттә, барлык өлкән яшьтәге кешеләр дә, физик мөмкинлекләре чикләнгәнлектән, аларны ясый алмаячак, әмма организм өчен уңайлы күнегүләр табарга мөмкин. Көндезге активлык йокы сыйфатын яхшыртуга ярдәм итә.

Табиб шулай ук һәрвакыт бер вакытта йокларга ятарга киңәш итә. Мәсәлән, көн саен 22:00 дә йокларга ятыгыз. Көндезге йокы вакытын чикләгез, ярты сәгатьтән артык йокламаска кирәк. 15:00дән соң йоклау бөтенләй кирәкми.

“Йоклар алдыннан бүлмәне караңгылату – пәрдәләрне тарту, якты электр приборларын сүндерү, гаджетларны алып кую йокы сыйфаты өчен файдалы. Өлкән кешегә тәүлегенә сигез сәгать чамасы йокларга кирәк. Әгәр йокы белән проблемалар берничә атнадан артык борчый икән, табиб белән киңәшләшегез”, - дип билгели Павлова.

 

Автор фотосы.

 

 

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас