Һиндстанда, дөньяның иң тыгыз халыклы илендә, якынча 1,5 миллиард кеше яши. Илдә туучылар санын арттыру буенча гадәти булмаган башлангыч белән чыкканнар.
“India Today” басмасы хәбәр итүенчә, Көньяк Һиндстанның Андхра-Прадеш штаты хакимияте вәкилләре өченче балалары туган гаиләләрне бүләкләү тәкъдиме белән чыкканнар.
Әйтик, кыз бала туса, гаиләгә 50 мең рупий (якынча 51 мең сум) түләргә тәкъдим ителгән. Әгәр малай туса, ата-анасына сыер бүләк итмәкчеләр. Билгеле булуынча, сыер һиндлар өчен изге хайван санала.
Мондый тәкъдимне Визианагарам шәһәреннән депутат тәкъдим иткән, әлеге башлангычы өчен ул үз хезмәт хакыннан түләргә вәгъдә иткән. Дөрес, 2025 елда Андхра-Прадешның бер штатында гына да 53,3 миллион кеше исәпләнүен исәпкә алып, депутатның акчасы күпмегә җитәчәк, бу сорау ачык кала, дип яза чыганак.
Моңа кадәр илдә халык санын арттыру өчен Һиндстан премьер-министры Нарендра Моди чаралар кабул итәргә чакырган.
Автор фотосы.