Таиланд — филләр иле. Борын-борыннан бу хайваннарга гади халык кына түгел, королләр династиясе дә аллага табынгандай табынган. Филләрне сугышта “авыр артиллерия” буларак та кулланганнар, чәчү һәм уңыш җыю чорында үтә дә тырыш “эшчеләрдән” башка эш бармаган. Шуңа да тай халкы филләргә аерым хөрмәт белән изгеләргә тиңләп караган.
Көчле дә, шул ук вакытта, бик ягымлы да булган хайваннар хөрмәтенә Таиландта ел саен 13 март көнне милли бәйрәм оештырылып килә. Бәйрәм Бангкоктан 80 чакрым җирдә урнашкан махсус җиһазландырылган мәйданда уздырыла. Теләгән һәр кеше бу изге бәйрәмне бушка карый, төрле яшьтәге, төрлечә бизәлгән филләргә соклана ала.
Бәйрәмнең иң чагу мәле — җиләк-җимеш белән сыйлану. Бу көнне филләр өчен өем-өем җимешләр һәм яшелчәләр әзерләнгән була. Тәмле ашарга яратучы хайваннарның иң яраткан ризыгы — бозга туңдырылган ананас, арбуз, кукуруз, алма, персик, грушалар һәр бәйрәмдә популярлык яулый.
Филләр шоуын карарга килгән олысы-кечесе изге хайваннарның рәхәтләнеп сыйлануын күреп сөенә.
Фото социаль челтәрләрдән.