Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
13 март , 14:20

Уфа укучысы “Умнее всех”та катнаша

Тапшыруны бүген карарга онытмагыз, дуслар!

Уфа укучысы  “Умнее всех”та катнаша
Уфа укучысы “Умнее всех”та катнаша

Уфада яшәүче 12 яшьлек Роберт Озерчук – “Пятница!” телеканалында барган “Умнее всех" интеллектуаль шоуының дүртенче сезонындагы икенче чыгарылышта катнашты.  Роберт математика, топология һәм әдәбият белән мавыга. Мәктәп программасыннан тыш, малай программага кермәгән бик күп әсәрләр укыган.

Телепроектта балалар үз акыллары белән акча эшли. Телеканалның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, алар дүрт раундтан торган интеллектуаль киртәләр аша уза һәм баллар ала. Уен ахырында баллар акчага әверелә, җиңүче акчалата приз ала һәм суперфиналга уза.

Уфа укучысы Роберт җиңә алырмы, юкмы икәнен бүген, 13 мартта, 21.30 сәгатьтә күрергә мөмкин булачак.

 

Фото:“Пятница!” телеканалы

 

 

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: