+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Беләсең киләме?
15 март 2025, 12:35

Телефонда утырырга яратучыларның тешләре начар була

Белгеч моның сәбәбен аңлатты.

Телефонда утырырга яратучыларның тешләре начар булаТелефонда утырырга яратучыларның тешләре начар була
Телефонда утырырга яратучыларның тешләре начар була

Озак вакыт телефонда утыру тешләр сәламәтлегенә йогынты ясый. Бу хакта “Лента” басмасына стоматология клиникалары челтәре булдырган белгеч Залим Кодаев сөйләгән.

Төп сәбәпне ул болай аңлата. Беренчедән, игътибар озак вакыт каядыр читкә төбәлгән вакытта төкерек бизләренең активлыгы кими, бу кариес барлыкка килү куркынычын арттыра. Органик сыеклык авыз куышлыгы өчен табигый антисептик булып тора, ди эксперт.

Кодаев белдерүенчә, икенче сәбәп туклану белән бәйле. Еш кына кеше смартфонга текәлеп утырганда, нәрсә ашаганын гына түгел, ә ничек ашаганын да игътибарга алмый. Ризыкны җентекләп чәйнәмичә генә "салып кую" бик зыянлы, чөнки беренче ашкайнату процессы шулай бозыла, дип аңлата ул.

"Шулай ук стоматология тарихында кешеләрнең, нәрсә ашаганнарына игътибар итмичә, теш сындырган очраклары да еш булгалый. Һәм, көлке күренсә дә, тагын мондый очраклар да була: аркага яткан килеш телефонга текәлеп утырганда, аның кинәт йөзгә килеп төшүе. Бу тешләр һәм башка сөяк структуралары өчен имгәнү куркынычын арттыра”, — ди эксперт.

Автор фотосы.

 

 

 

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас