+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Беләсең киләме?
16 март 2025, 09:05

Татлы ризыктан бөтенләй баш тартмагыз!

Уфа табиблары файдалы биш тәм-томны атады.

Татлы ризыктан бөтенләй баш тартмагыз!Татлы ризыктан бөтенләй баш тартмагыз!
Татлы ризыктан бөтенләй баш тартмагыз!

Уфаның Җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы республика үзәге белгечләре традицион десертларга бик яхшы алмаш була алырлык биш файдалы тәм-том исемлеген төзегән.

Финик җимеше клетчаткага, витаминнарга һәм минералларга бик бай, алар организмны бик яхшы туендыра. Әмма экспертлар шикәр белән эшкәртелгән финикларны сатып алудан кисәтә. Андый җимешләр ялтырап тора, ачык төстә була һәм кулга ябышып тора.

Алма кагы да файдалы. Бу табигый ризыкта A, C, E витаминнары, калий һәм тимер бар, алар организмны кирәкле туклыклы матдәләр белән тәэмин итә.

Урбеч. Вак кыргыч аша чыгарылган чикләвекләрдән яки файдалы орлыклардан ясалган куе масса. Ул шоколад пастасын алыштырырлык бердигән сәламәт ризык булып тора. Урбеч үсемлек аксымына, клетчаткага, омега-3 май кислоталарына, A, E, F һәм B витаминнарына бай.

Киптерелгән манго. Кәефне һәм энергияне күтәрүгә ярдәм итә. Составында В, А, С һәм D төркемнәре витаминнары, шулай ук кальций, тимер, фосфор, клетчатка һәм файдалы май кислоталары бар.

Әче шоколад. Баш мие эшчәнлеген стимуллаштырып, кәефне яхшырта, эшкә сәләтлелекне һәм игътибарны туплауны арттыра.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас