+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Беләсең киләме?
17 Марта 2025, 05:25

Финиклар файдалыракмы, әллә хөрмәме?

Белгечләр аларның кайсына өстенлек бирергә кирәклеге турында сөйләде.

Финиклар файдалыракмы, әллә хөрмәме?Финиклар файдалыракмы, әллә хөрмәме?
Финиклар файдалыракмы, әллә хөрмәме?

Күпләр яраткан бу ике ике популяр җимешнең кайсы организм өчен күбрәк файда китер? Белгечләр әйтүенчә, финиклар – углеводлар күп булу сәбәпле (75-80 процентка кадәр), энергиянең табигый чыганагы. Бу җимеш калийга, магнийга һәм тимергә бай, ә алар йөрәк һәм кан тамырлары өчен файдалы. Финиклар ашкайнатуга ярдәм итүче клетчаткага да бай.

Хөрмә, үз чиратында, азрак калорияле, ләкин A, C һәм P витаминнарына, шулай ук антиоксидантларга бай. Ул иммунитетны ныгыта, күрү сәләтен яхшырта һәм холестерин дәрәҗәсен киметергә ярдәм итә.

Кайсы кемгә файдалырак?

Спортчылар һәм актив кешеләр өчен финиклар тиз энергия бирү чыганагы булачак.

Авырлыкны контрольдә тоту өчен хөрмәдә шикәр һәм калорияләр азрак.

Иммунитетны ныгыту өчен С витаминына бай булган җимеш – хөрмә ашарга кирәк.

Йөрәк-кан тамырлары системасына ярдәм итү өчен калий һәм магнийга бай финиклар ашагыз.

Нәтиҗәдә, ике җимеш тә үзенчә файдалы, һәм аларның кайсын рационга ешрак кертүне сәламәтлегегезгә карап сайлау яхшырак. Иң яхшысы – ике җимешне дә чама белеп ашау.

 

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас