Астрономнар узган елның җәендә Кояшның актив фазага керүен рәсми рәвештә игълан иткән иделәр. Гадәттә ул бер елга якын дәвам итә, ләкин Кояшның активлыгыннан соң, тагын ике ел чамасы Җирдә югары магнит фоны күзәтеләчәк. Хәтта Төньяк балкышы да, магнит давыллары да артачак.
Шулай булгач, тагын ике-өч ел чамасы урта полосада бу матур балкышларны күзәтергә мөмкин булачак әле.
Гадәттә магнит давылы Кояштагы ялкынланудан соң башлана.
Фаразлар буенча, дүшәмбе-сишәмбе магнит давылы ихтималлыгы 30 процент тәшкил итә. Бу артык сизелерлек давыл түгел.
Белгечләр фаразлары буенча, 24 мартка кадәр “яшел” төс яисә тыныч булачак. Ә менә 27 мартта язның иң көчле магнит давылларының берсе көтелә. Димәк, бер атна тыныч кына ял итәбез икән әле.
Магнит давылы вакытында метеобәйле кешеләр баш авыртуы һәм кан басымы сикерүләре белән интегергә мөмкин. Табиблар күбрәк саф һавада булырга, авыр эш эшләмәскә һәм җитәрлек күләмдә су эчәргә киңәш итә.
Автор фотосы.