+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Беләсең киләме?
18 март 2025, 11:20

Бүген ала каргаларны күзәтегез!

Сынамышлар туры килерме? Сынап карыйк әле, дуслар.

Бүген ала каргаларны күзәтегез!Бүген ала каргаларны күзәтегез!
Бүген ала каргаларны күзәтегез!

Быел яз бик иртә килә, башка еллардан аерылып тора ул. Табигатьнең холкы да аптырата быел.  Сынамышлар туры килерме? Без дә сынап карыйк әле, дуслар.

 

18 мартта ала каргалар төньякка карап ояласа һәм чаукылдашса – көннәр суыта. 

19 мартта тукраннар тукылдаса, суыклар озак дәвам итә. 

20 мартта кояш баеганда күк йөзе кызгылт төскә керсә, җил көчәя. 

21 март көнне тургайлар килсә, яз килеп җитте дигән сүз. 

22 март җылы булса, 40 көн җылы торыр, бу көн суык булса, 40 көнгә сузылган суыклар көтегез. 

23 март көнне ала карга томшыгын канат астына яшерсә, суыта. 

24 мартта ала каргалар тавышланып йөрсә, һава торышы бозыла. 

25 март көнне яңгыр яуса, арыш уңа. Ала каргалар җирдән яки кардан йөрсә, көннәр җылыта. 

26 мартта кара каргалар кичен җыелышып, тавыш бирсә, алдагы атна җылы булыр. 

27 мартта кар кояш җылысыннан эресә – уңышлы ел булыр, яңгыр явып эресә – корылык. 

28 мартта акчарлаклар очып килсә, апрель җәй кебек булыр. 

29 март нинди – апрель шундый. 

30 мартта торналар килсә, кинәт җылыта. Гөрләвекләр ага башласа, ташулар да озак көттермәс. 

31 март кичендә йолдызлар гадәттәгедән ваграк күренсә – яңгырга. Кошлар ояларын көньякка үрсә – җәй салкын килер. 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас