"Туклану – балалар һәм үсмерләр үсешендә мөһим роль уйный. Яшь организм дөрес үссен, сәламәтлеге һәм иммунитеты нык булсын өчен дөрес рацион кагыйдәләрен үтәргә кирәк", дип белдерделәр “Роспотребнадзор”ның матбугат хезмәтендә.
Беренчедән, ризык баланың акыл һәм физик активлыгы өчен кирәкле энергия күләмен бирергә тиеш.
Икенчедән, рацион төрлелеге белән аерылып торырга һәм балаларны барлык кирәкле туклыклы матдәләр белән тәэмин итәргә тиеш.
Өченчедән, азык-төлекне эшкәртү технологияләрен үтәргә, азык-төлек әзерләнә торган биналарда санитар нормаларын тәэмин итәргә, куллану вакыты чыкмаган ризкларны гына кулланырга кирәк.
Ведомство белгечләре балалар рационында нинди ризыкларны чикләргә кирәклеген искә төшерделәр. Бу шикәр һәм ак ипи, әгәр алар рационда күп булса, бала артык авырлык җыячак. Шулай ук тыелган ризыклар исемлегенә азык-төлек өстәмәләре (буяулар, консервантлар), татлы газировка, кофеинлы продуктлар, майонез, кетчуплар һәм сәнәгать ысулы белән җитештерелгән башка соуслар керә. Шулай ук әче ризыклар, фастфуд, фритюрда әзерләнгән ризык, ысланган колбасалар, пакетлы сутлар, сагыз, кәнфитләр, тоз куллануны чикләргә кирәк.