Уфадагы иң биек банк түбәсенә, үзләренең күпьеллык оя кору урынына, кызыл китапка кертелгән сапсан лачыннары кайткан. Быел алар күпкә иртәрәк очып килгәннәр. Оя мәйданчыгы өстендә урнаштырылган камера кошларның агымдагы елның 14 мартында 16.18 сәгатьтә кайтып төшәүен теркәгән.
Дала лачыннары банк түбәсендә инде 20 елга якын оя кора. 2019 елдан башлап канатлы дусларыбызның тормышын онлайн-режимда теләгән һәркем күзәтә ала.
Банк бу кошкайларның гаилә тормышын ел саен онлайн-трансляцияләүне алып бара: йомырка салу һәм утыру чорын, ата кошның ризык ташуын, кошчыкларның йомыркадан чыгу мизгелен һәм аларның үсү чорын рәхәтләнеп күзәтергә була.
Димәк, кошлар яз алып килде!
Фото: “Моя Уфа” төркеме