+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Беләсең киләме?
19 март 2025, 10:10

Ә сез җәяү йөрисезме?

Белгеч физик активлыкның аеруча кемнәргә файдалы булуы турында сөйләде.

Ә сез җәяү йөрисезме?Ә сез җәяү йөрисезме?
Ә сез җәяү йөрисезме?

Җәяү йөрү – физик активлыкны озак еллар саклауның иң нәтиҗәле һәм бушлай ысулы. Бу хакта “РИАМО” мәгълүмат агентлыгы  белән әңгәмәдә “Медицина” клиникасының тергезү медицинасы бүлеге өлкән инструктор-методисты Кирилл Антонов сөйләгән.

"Җәяү йөрү кардиойөкләнеш булып тора, атлап йөргәндә  мускулларның барлык төп төркемнәре, шул исәптән аяк, корсак һәм арка мускуллары да актив эшли. Бу матдәләр алмашынуын яхшыртуга, мускулларның ныгуына һәм гомум сәламәтлек торышына уңай тәэсир итә. Өстәвенә, даими җәяү йөрү вакытында организм калорияләрне яндыра, бу оптималь гәүдә авырлыгын сакларга ярдәм итә", - дип аңлата белгеч.

Көн саен саф һавада йөрү кәефне яхшырта, стресс дәрәҗәсен киметә һәм эндорфиннар эшләп чыгарырга ярдәм итә. Моннан тыш, белгеч сүзләренчә, даими урамда йөрү йокы сыйфатын яхшыртырга һәм йөрәк-кан тамырлары системасын ныгытырга да ярдәм итә.

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас