+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Беләсең киләме?
20 март 2025, 10:00

Талпан кадалса, кая барырга?

Бөҗәкне өч көн сумкада йөртеп, аннары гына тикшерүгә алып килүдән бер файда да юк.  

Талпан кадалса, кая барырга?Талпан кадалса, кая барырга?
Талпан кадалса, кая барырга?

Башкортстанда кар эри башлау белән талпаннар уянды. “Роспотребнадзор”ның Башкортстан буенча идарәсендә республикадагы  Гигиена һәм эпидемиология үзәге лабораторияләренең адресларын искә төшерделәр, анда талпан тешләүдән зыян күрүчеләр мөрәҗәгать итә ала.

 Табиблар талпанны сак кына (үзаллы яисә травмпунктта) алырга, чиста пыяла банкага салырга һәм бөҗәкнең энцефалит һәм боррелиоз белән зарарлануын тикшерәчәк лаборантларга китерергә кирәклеген искәртә. Әгәр авыру расланса, кеше дәваланачак.

Уфа, Шәфиев урамы, 7 (дүшәмбе-җомга 9:00 дан 16:00 га кадәр, тәнәфес 13:00-13:30, шимбә-якшәмбе — ял көне).

Стәрлетамак шәһәре, Революционная урамы, 2а (дүшәмбе-шимбә 9:00 дан 16:00 га кадәр, тәнәфес 13:00-13:30, якшәмбе — ял көне).

Нефтекама шәһәре, Социалистик ур., 10 (дүшәмбе-шимбә 8:00дан 16:00га кадәр, тәнәфес 13:00-14:00, якшәмбе — ял көне).

Туймазы шәһәре, урманчы Морозов ур., 1 (дүшәмбе-җомга 9:00 дан 17:00га кадәр, тәнәфес 13:00-14:00, шимбә 9дан 11гә кадәр, якшәмбе — ял көне).

Бөре шәһәре, Калинин урамы, 18 (дүшәмбе-шимбә 8:00дан 16:00га кадәр, тәнәфес 13:00-14:00, якшәмбе — ял көне).

Мәсәгуть, Больничная урамы, 4 (дүшәмбе-шимбә 8:00дан 16:00 га кадәр, тәнәфес 13:00-14:00, якшәмбе – ял көне).

Күмертау шәһәре, Гафури урамы, 29 (9:00дан 16:00га кадәр, тәнәфес 13:00-14:00, шимбә-якшәмбе — ял көне).

Узган ел беренче мөрәҗәгать 4 апрельдә теркәлгән. Шул көннән алып октябрь уртасына кадәр лабораторияләр 10,25 меңнән артык талпанны тикшергән. Күпчелек очракта талпан тешләү табигатьтә булган, 2 очрак — бакча һәм дача участокларында, өч очрак — зиратлар һәм торак пунктларда.

 

Фото: Артем Геодакян/ТАСС

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас