Барлык яңалыклар
10
Беләсең киләме?
22 март , 09:55

Иртән пешерелгән чәйне көн буена эчәсезме?

Белгечләр аның саклану вакыты турында искәртте.

Иртән пешерелгән чәйне көн буена эчәсезме?
Иртән пешерелгән чәйне көн буена эчәсезме?

Иртә белән каты итеп пешерелгән чәйне көн буена эчу зыянлы, ди белгечләр. Чәй тиз бозыла торган ризык. Кытай тикшеренүчеләре мәгълүматлары буенча, чәйдә, кайнатып 15 минут үткәннән соң, зарарлы матдәләр барлыкка килә башлый. Өслектә ялтыравык элпә барлыкка килү аны түгәргә вакыт икәнен күрсәтә. Бу элпә патоген микрофлораның оксидлашуы һәм үсүе нәтиҗәсендә барлыкка килә.

“Чәйне, әгәр ул бүлмә температурасында торса, пешергәннән соң алты сәгать эчендә эчәргә мөмкин. Суыткычта эчемлек күп дигәндә бер тәүлек торачак. Озаграк саклау аның бозылуына китерә. Чәйдән бөтен файданы ул яңа гына пешкән вакытта алырга кирәк”, - ди нутрициолог Татьяна Весна.

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: