+24 °С
Яңгыр
Уфадагы аквапаркны бер айга ябачаклар. Аквапарк җитәкчелеге сайтта белдерү ясады. Аквапарны ябу ел саен үткәрелә торган профилактик эшләр белән бәйле.
"Кунаклар өчен хәвефсез һәм уңайлы шартлар тәэмин итү – еллык профилактик эшләрнең төп максаты. Быел без бу эшләрне 7 апрельдән 5 майга кадәр уздырачакбыз",– диелә хәбәрдә.
Димәк, язгы каникулларда башкалага килеп, аквапаркта күңел ачу турында хыялланучы дусларыбызга борчылар сәбәп юк. Комплексны каникуллардан соң гына ябачаклар.
Фото: аквауфа.рф