26 мартта 48нче башкорт лицеенда дүртенче “Заман” төбәкара яшьләр форумы узачак. Чарада медиалидерлар, блогерлар, фотографлар, видеографлар, яшь журналистлар, мәктәп медиаүзәкләре һәм иҗат берләшмәләре вәкилләре катнашачак. Форум медиамохит осталарын һәм энтузиастларын гына түгел, башкорт теле һәм мәдәнияте белән кызыксынучыларны да берләштерәчәк.
Форум төрле яшьтәге катнашучылар өчен бай программа тәкъдим итә. Укучылар социаль челтәрләр өчен контент булдыру күнекмәләрен үзләштерә алачак, фото һәм видео төшерергә өйрәнәчәк, шулай ук үзләрен алып баручылар ролендә сынап караячак. Педагоглар яшьләр арасында укуны популярлаштыру ысулларын беләчәк һәм практик дәресләрдә үзләренең сөйләм осталыгын яхшыртачак.
Мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре өчен “Заманча җитәкченең шәхси бренды” темасына махсус дискуссия әзерләнгән. Экспертлар медиакиңлектә имидж формалаштыру тәҗрибәсе белән уртаклашачак һәм аны алга җибәрү буенча киңәшләр бирәчәк.
Форумның иң күренекле вакыйгаларының берсе – “Аулак” башкорт сөйләм клубы кысаларында “Шымчы” өстәл уенын тәкъдир итү. Катнашучылар шулай ук башкорт телендә контент булдырып, “Заман теле” акциясендә катнаша һәм кыйммәтле бүләкләр өчен көрәшә алачак.
Форум кысаларында тематик күргәзмәләр дә узачак. “Җиңү коридоры” Ватанны саклаучылар елына багышлана, ә этнокүргәзмәдә халык һөнәрләре осталары традицион ризыклардан авыз иттереп осталык дәресләре үткәрәчәк.
Башкортстанда игълан ителгән “СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм елы”нда теләге булган һәркем махсус хәрби операция зонасына җибәреләчәк маскировка челтәрләре, коры душ һәм “Изгелек талисманы” әзерләүдә катнашып, үз өлешен кертә алачак.
Форум #Мусин республика буктрейлерлар конкурсы һәм “Заман теле” акциясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы белән тәмамланачак. Бу вакыйга тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы гына түгел, ә бәлки медиа, мәгариф һәм Башкортстан мәдәнияте арасындагы элемтәне ныгыту мөмкинлеге дә булачак.
Катнашучыларга теркәлү өчен сылтама:
Чараны Уфа шәһәре, Борисоглебская урамы, 17 йорт, 48нче башкорт лицее адресы буенча узачак.
Форумны Башкортстанның Мәгариф министрлыгы һәм шәһәр хакимиятенең мәгариф идарәсе ярдәмендә Уфа шәһәренең 48 нче лицее һәм “Дуслык” мәдәният йорты оештыра. Төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган “Киләчәк мәгарифе “Педагогик лабораториясе” проекты Башкортстан Республикасы Башлыгы грантын алу конкурсында җиңүче булды.