+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Беләсең киләме?
25 март 2025, 09:40

Мошенниклар тозагына кемнәр эләгә?

Йогынтыга тиз бирелүче биш төркем кешеләр бар.

Мошенниклар тозагына кемнәр эләгә?Мошенниклар тозагына кемнәр эләгә?
Мошенниклар тозагына кемнәр эләгә?

Мошенниклар корбаны еш кына биш критерийга караган кешеләр арасында була. Биш төркемгә кемнәр карый? Беренче төркем – өлкән яшьтәгеләр, икенче – фикерләү, анализлау дәрәҗәсе түбән, инфантиль кешеләр, өченче – тиз ышанучаннар, дүртенче – бик нык арыган, йончыган кешеләр һәм бишенчесе – артык кызыксынучан кешеләр. Бу хакта “Газета.Ru” басмасына Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының Пирогов исемендәге университетының Клиник психология һәм социаль эшләр институты директоры, психология фәннәре докторы, профессор Вера Никишина сөйләгән.

Белгеч ассызыклавынча, теләсә кайсы мошенникларның технологик йогынтысына бирелергә мөмкин.

“Йогынтыга бирелүне бәяли торган билгеле бер критерийлар бар. Бу үз гамәлләренә бәя бирүнең кимүе, ышанучанлыкның югары дәрәҗәсе. Бу өлкән буын, чөнки аларның психологик мохите технологик йогынтыдан тыш формалашкан. Ягъни аларның баш мие мошенникларның яңалыкларына шактый азрак җайлашкан. Шуңа күрә өлкән яшьтәгеләр өчен бу куркыныч. Көтелмәгәнлек һәм ару факторлары да мошенникларны җәлеп итүгә ярдәм итә. Башка фактор — әгәр сценарий нигезендә сезгә бик якын тема ятса. Ана өчен – баланың авыр хәлдә калуы, бала өчен ниндидер җинаятьтә гаепләнүдән курку”, –  ди  психолог.

Шуңа күрә үзеңне саклау өчен дистанция саклау мөһим.

"Таныш булмаган кешеләр белән сөйләшмәгез. Мошенниклык схемасына җәлеп ителгәнче, шикләнү һәм алар әйткән мөһим мәгълүматны  ишетмәү яхшырак. Телефоннан кемдер рәсми зат булып сөйләшә икән, пауза ясагыз, рәсми сайтта кирәкле контактны табарга һәм кайнар линиягә шалтыратырга бернәрсә дә комачауламый", - ди белгеч.

 

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас