+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Беләсең киләме?
26 март 2025, 06:25

Безне иң эссе җәй көтәме?

Роман Вильфанд фәнни аңлатма бирде.

Безне иң эссе җәй көтәме?Безне иң эссе җәй көтәме?
Безне иң эссе җәй көтәме?

2025 елның җәе тарихта иң эссе җәй булырга мөмкин, чөнки агымдагы ел тулысынча иң җылысы буларак, бишлектә урын алырга мөмкин. Мондый фаразларны “ТАСС” агентлыгына биргән интервьюсында Русия Гидрометүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд белдергән.

Эксперт билгеләп үткәнчә, бу күренеш соңгы елларда парник газлары концентрациясе арту тәэсирендә һава температурасы җылына баруга бәйле. Аның сүзләренчә, бу процессны әлегә тотрыклы итү мөмкин түгел. Моннан тыш, океанның температурасы бик югары булып кала, аның эшлекле катламы (атмосферага тоташучы) яхшы гына җылынган.

“Бу шулай ук атмосфера торышына да йогынты ясый: океаннардан килүче җылылык һава температурасын күтәрүгә ярдәм итә", — дип аңлатты Вильфанд.

Агымдагы елның никадәр җылы буласын төгәл әйтү елның икенче яртысында гына килеп чыгачак.

Билгеле булуынча, синоптиклар бер ел элек тә шундый ук фараз биргәннәр иде. 2024 елның җәе Русия тарихында иң эссе җәй булырга мөмкин, дип белдергән иде алар.

 

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас