Башкортстанда кар эрү белән талпаннар сезоны башланды. “Роспотребнадзор”ның төбәк буенча санинспекторлары профилактика турында искә төшерде һәм куркыныч авыруларны ана талпаннар гына тарата дигән ышануның уйдырма булуын белдерде.
"Чынлыкта, ата талпаннар зур куркыныч тудыра. Ана талпаннар корбанга тиз генә ябышмый, моның өчен аларга берничә тәүлек кирәк. Аталары исә моны ярты сәгать эчендә эшли ала. Алай гына да түгел, ата бөҗәкнең кадалуы сизелмичә калу ихтималы бар. Аның авыз аппараты зәгыйфь, һәм кеше тешләүне сизми дә. Шуңа күрә беренче симптомнар яисә талпан тешләүгә шик булганда медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итү мөһим", - дип аңлаттылар “Роспотребнадзор”ның Башкортстан буенча идарәсендә.
Талпаннардан иң яхшы саклану чарасы — дөрес экипировка: ачык төстәге кием, чалбар кунычы оекка кыстырылган, озын җиңнәр, баш киеме. Шулай ук эшкә репеллентлар да ярдәм итәчәк.
Башкортстанда 63 шәһәр һәм районның 42сендә һәрвакыт талпаннар бар. Гомумән алганда, республика энцефалит һәм боррелиозлы бөҗәкләр кадалу ихтималы зур булган эндемик территория булып санала.
Фото: ruzaregion.ru