Эквадордан кайткан бананнарга күнеккән инде без. Ә тиздән үзебездә, Русиядә, җитештерелгәне дә сатуга чыгачак. Экзотик җимешне Ставрополь краенда үстерәчәкләр. Беренче уңышны 2026 елда ук алырга планлаштыралар. Невинномысск шәһәрендә инвестор махсус теплица комплексы төзүгә керешергә әзер. Бу хакта үзенең телеграмма-каналында шәһәр башлыгы Михаил Миненков хәбәр итте.
Шәһәр башлыгы белдерүенчә, проектны гамәлгә ашыру өч этапта узачак. Беренчесе – банан үстерү өчен теплицалар һәм җитештерү зонасы булдыру. Уңышны 2026 елда алырга планлаштыралар. Шулай ук ачык грунтта пестә (фисташка) һәм миндаль утыртылачак.
Икенче этап – банан, авокадо, манго һәм маракуйя үстерү мәйданнарын булдыруны күз уңында тота.
Өченче этап – банан өчен өстәмә теплицалар төзеләчәк.
“Проект төбәкне экзотик җиләк-җимешләр белән тәэмин итеп кенә калмыйча, 59 яңа эш урыны булдырачак, бу Ставрополь крае икътисадына мөһим өлеш кертәчәк. Моннан тыш, ул 3,7 миллиард сум күләмендә инвестицияләр җәлеп итәчәк, - дип язган Миненков.
Проектның башлануы агымдагы елга планлаштырылган һәм 2026 елның маена төбәк халкы беренче нәтиҗәләрне татып карый алачак.
Автор фотосы.