+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Беләсең киләме?
27 март 2025, 09:45

Мәченең яшен ничек билгеләргә?

Гаҗәп, мәче яшен кеше яше белән дә туры китереп карарга мөмкин.

Мәченең яшен ничек билгеләргә?Мәченең яшен ничек билгеләргә?
Мәченең яшен ничек билгеләргә?

Моны эшләү һич тә кыен түгел.

1 айлык мәче якынча 6 айлык бала кебек. 3 ай ≈ 2 яшь, 6 ай ≈ 14 яшь, 1 ел ≈ 18 яшь, 2 ел ≈ 25 яшь, 3 ел ≈ 30 яшь.

Алга таба гади формула буенча исәпләп була:

(мәче яше  - 2) × 4 + 24

Мисал өчен : мәчегә – 7 яшь, ди.

(7- 2) × 4 +24 = 44 яшь

Андый мәче инде өлкән яшьтә, хәтта карт булып санала.

Нәселсез мәчеләр еш кына озын гомерле булучан. Ә менә токымлыларның күрсәткечләре ул кадәр үк түгел.

Әгәр дә сез песиегезгә ничә яшь икәнен белмисез икән, мондый очракта ветеринар ярдәм итәчәк. Белгеч тешләре, күзләре һәм гомум тышкы кыяфәте  буенча якынча яшен билгели алачак.

 

Автор фотосы. 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас