Апрельдә фаразлар буенча, бик күп көчле магнит давыллары көтелә, алар 10 баллы шкала буенча 6 баллга кадәр җитәчәк. Эш шунда ки, лабораторияләр Кояштагы ялкынлануны терки һәм вакыйгалар үсешенең фаразланган картинасын төзи, ләкин, кагыйдә буларак, ул күп факторларга бәйле рәвештә үзгәрергә дә мөмкин әле.
Апрельнең беренче ункөнлегендә тулаем алганда магнитосфераның югары киеренкелеге фаразлана. “Gismeteo” мәгълүматлары буенча иң көчле магнит давыллары 5-6, 8-11 апрельдә булырга мөмкин. Бу мәгълүмат барыннан да элек метеога бәйле кешеләр өчен мөһим, алар баш авыртуы белән интегә һәм кәефләре үзгәрә. Фән мигрень һәм магнит давыллары арасында бәйләнеш тапмаса да, практика киресен күрсәтә.
Аеруча сизгер кешеләргә яңа сынау чорына алдан әзерләнергә һәм аларның басымына бирешмәскә кирәк.
"Бу чорда үзебезгә игътибарлы булырга һәм мөһим эшләр башкармаска киңәш итәбез. Бу аеруча метеоүзгәрешләргә сизгер кешеләргә кагыла", — дип киңәш итә белгечләр.
Билгеле булуынча, көчле магнит давыллары Башкортстан өчен типик булмаган “Төньяк балкышы” кебек табигый күренеш тудыра да инде.
Автор фотосы.