+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Беләсең киләме?
3 Апреля 2025, 07:50

Бу файдалы җимешне нәрсә алыштыра ала?

Регина Доктор киңәшләренә игътибар итегез.

Бу файдалы җимешне нәрсә алыштыра ала?Бу файдалы җимешне нәрсә алыштыра ала?
Бу файдалы җимешне нәрсә алыштыра ала?

Регина Доктор буларак танылган Уфа диетологы, терапевты һәм нефрологы Регина Ахуньянова рационда авокадоны нәрсә белән алыштырырга мөмкин булуы турында сөйләде.

Авокадо йөрәк өчен файдалы булган майлар чыганагы булып тора. Аның урынына олеин кислотасына бай зәйтүн җимеше һәм зәйтүн мае, омега-9 май кислоталары булган әстерхан чикләвеге, миндаль һәм макадамия кебек төрле чикләвекләр, җитен, чиа һәм кунжут орлыклары кулланырга мөмкин.

Авокадода күп күләмдә калий бар (100 граммга якынча 485 миллиграмм), бу мускулларның һәм нерв системасының нормаль эшләвен тәэмин итү өчен мөһим элемент. Аны банан, пешкән кабыклы бәрәңге,  чөгендер, шпинат һәм ташкабак, фасоль һәм ясмык кебек кузаклылар, кокос суы белән алыштырырга мөмкин.

Авокадо төрле витаминнарга бик бай. Аларны түбәндәге ризыкларда табарга була.

  E витамины — миндаль, көнбагыш, үсемлек маенда, фолат (B9) — шпинат, брокколи, кузаклыларда, K витамины — яшел үләннәр, шпинат һәм кәбестәдә, С витамины — киви, бакча җиләге, папайя, болгар борычында күп.

Белгеч ассызыклаганча, авокадоны бу ризыклар белән алыштыру сәламәтлекне саклау өчен кирәкле шундый ук туклыклы матдәләр алырга мөмкинлек бирәчәк.

 

Фото: ria.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас