+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Беләсең киләме?
3 апрель 2025, 12:30

Мошенниклар тозагына эләкмәгез!

"ВКонтакте" укучыларга мошенниклардан саклану кагыйдәләре турында сөйләячәк.

Мошенниклар тозагына эләкмәгез!Мошенниклар тозагына эләкмәгез!
Мошенниклар тозагына эләкмәгез!

Бөтенрусия "Санлы ликбез" белем бирү проектының яңа мизгелендә ВК I-XI сыйныф укучыларына компания сервисларында нинди технологияләр мәгълүмат хәвефсезлеген тәэмин итү һәм үзеңне һәм якыннарыңны интернет мутлашуларыннан ничек якларга кирәклеге турында сөйләячәк.

Русиянең Мәгариф, Санлы үсеш, бәйләнешләр һәм киң коммуникациялар министрлыклары ярдәмендә VК һәм "Санлы икътисад" автономлы коммерциягә карамаган оешмасы Бөтенрусия "Санлы ликбез" мәгариф проектының санлы грамоталылык һәм кибер хәвефсезлек өлкәсендәге яңа мизгелен башлый. Проект интерактив форматта укучыларга челтәрдәге төп хәвефсезлек кагыйдәләре турында сөйләячәк. Материаллар сайтта бар.

ВК укучыларны мәгълүмат хәвефсезлеге технологияләре белән таныштыра, шулай ук өлкән буын вәкилләрен интернеттагы мутлашулардан саклау турында кәңәшләре белән уртаклаша. Яңа видеоязмаларда блогер Антон Корюкин укучыларга социаль челтәрләрдә мәгълүмат хәвефсезлеген тәэмин итүче алгоритмнарның ничек корылуы турында сөйләячәк.

ВКның мәгълүмат хәвефсезлеге буенча экспертлары методик материаллар, шулай ук мәктәптә дәресләрдә кулланыр өчен өйрәтүче роликлар әзерләгән. Материаллар төрле яшьтәге укучылар өчен яраклаштырылган. Шулай ук, проектка ярашлы, ВК бөтен теләгәннәргә Fortnite онлайн уенында махсус уен режимы кертәчәк. Интернет кулланучылар мәгълүмат хәвефсезлеге һәм аны тәэмин иткән технологияләр турында төплерәк хәбәрдар булачак.

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас