+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Беләсең киләме?
4 апрель 2025, 04:00

Ә сез компот кайнатасызмы?

Киптерелгән җиләк-җимеш компоты өлкәннәр өчен дә, балаларга да файдалы.  

Ә сез компот кайнатасызмы?Ә сез компот кайнатасызмы?
Ә сез компот кайнатасызмы?

Бу эчемлектә бик күп витаминнар һәм микроэлементлар бар, алар баланың иммунитетын ныгытачак, тизрәк үсәргә һәм үзләрен яхшырак хис итәргә ярдәм итә.

Бу эчемлек балалар яраткан кибет сутлары, газлы эчемлекләр белән берничек тә чагыштырыла алмый, чөнки тулысынча табигый һәм файдасы күп. Беренчедән, ашказаны-эчәк системасына уңай йогынты ясый. Компот ашкайнату процессын җиңеләйтә, шулай ук эчәк моторикасын яхшырта, токсиннардан һәм зарарлы матдәләрдән чистарту процессын яхшырта. Суын эчәргә генә түгел, ә пешкән җимешләрен дә ашарга кирәк – шулай итеп сез организмны дөрес ашкайнату өчен кирәкле җепселләр - клетчатка белән тәэмин итәрсез.

Җимеш компоты йөрәк һәм кан тамырлары сәламәтлеге өчен дә файдалы, чөнки анда минераллар күп. Мәсәлән, күрәгә йөрәк мускулын ныгытучы, кан тамырларына уңай йогынты ясаучы магнийга бай, ул нерв системасы өчен дә файдалы.

Компотны өч-дүрт айлык сабыйларның менюсына кертергә мөмкин, ләкин педиатр белән киңәшләшергә кирәк. Кечкенә балалар өчен мондый компот сыек кына булырга, 10га 1 исәбеннән судан һәм җиләк-җимешләрдән торырга тиеш.

Тәмле итеп компот кайнату өчен кипкән җиләк-җимешне, бозылганнарыннан аралап, ике-өч мәртәбә җылы суда юарга кирәк. Аннары барлык җимешләрне берьюлы кәстрүлгә салып, өстенә салкын су агызырга һәм сүрән ут өстенә куярга. Мондый компотны 20-30 минуттан да ким кайнатмагыз. Шикәр комын җиләк-җимешләрдән алда салырга кирәк. Җимешләр пешкәннән соң гына салсаң, шикәр комы аларга сеңәргә өлгерми кала.

Кипкән-җиләк җимеш компотын кичтән кайнатып куйсагыз, иртәнгә хуш исле, тәмле һәм файдалы эчемлектән авыз итәрсез.

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас