“Асылыкүл” табигый паркы территориясендә аккошлар ешрак күренә башлаган. Башкортстанның Экология министрлыгында хәбәр итүләренчә, кошлар Бурангол ягыннан Асылыкүлдә һәм парк территориясендәге башка сулыкларда, шулай ук Кандракүлдә (“Кандракүл”табигый паркы) күзәтелә.
Аккошлар гадәттә кышлаудан март ахырында-апрель башында кайта. Бу горур кошларны күлләрдә боз булуы да борчымый. Гадәттә алар яшәү өчен үлән, камыш үсеп утырган, суүсемнәр күп булган сулыкларны сайлый. Бу алар өчен оялар кору һәм азык эзләү хәстәрен гадиләштерә.
Сезнең якларга да аккошлар кайттымы? Күрсәгез, фотоларын, видеоларын безгә дә җибәрегез, дуслар.
Гузель Гильманова фотосы.