Апрельдә азык-төлекнең кыйммәтләнүе сезонлы хәл, ул Пасха бәйрәменә һәм Май бәйрәмнәрендә шашлык шаукымы белән бәйле. Бу хакта Г.В. Плеханов исемендәге Русия икътисад университетының дәүләт һәм муниципаль финанслар кафедрасы доценты Мария Долгова белдерә.
"Кайбер азык-төлек товарларына бәяләр динамикасын апрельдә гадәттәгечә 20 апрельдә бәйрәм ителә торган Пасха билгеләячәк. Бәйрәм алдыннан йомыркага ихтыяҗ шактый арта (алар куличлар пешергәндә, буяу өчен кулланыла), алар апрельдә 4-7 процентка кыйммәтләнергә мөмкин", - ди ул.
Бәйрәм якынлашкан саен Пасха куличлары, шулай ук алар өчен ингредиентлар — он, эремчек, май һәм маргарин кыйммәтләнәчәк. Кыйммәтләнү маркага, рецептка, сату урынына карап берничә процент тәшкил итәчәк.
Сезон башлангач та шашлык өчен ит кыйммәтләнә, һәм озакка сузылган Май бәйрәмнәрендә быел бәяләр 4-10 процентка кадәр артачак. Хәер, җәйгә якынрак бәяләр гадәттә кими, ди белгеч.
Автор фотосы.