Агымдагы ел башыннан Башкортстанда рәсми рәвештә тычкан бизгәге йоктыруның 57 очрагы ачыкланган. Мәгълүматны Уфа мэриясе китерә.
Билгеле булуынча, язын гадәттәгечә бөер синдромы белән геморрагик бизгәк авыруы йоктыручылар арта, чөнки кешеләр күбрәк паркларда йөри башлый, табигатькә чыга, өмәләрдә катнаша, дача сезонын ача. Республикада инфекциянең төп таратучылары – җирән кыр һәм урман тычканнары.
“Роспотребнадзор”ның төбәк идарәсе мәгълүматлары буенча, тычкан бизгәге белән авыручылар аеруча республиканың Уфа, Благовещенск, Калтасы һәм Тәтешле районнарында теркәлә.
Автор фотосы.