Күпчелек кеше идәнне түр яктан башлап, тышкы ишеккә яисә ванна бүлмәсенә таба юа. Болай җыештыру дөрес түгел, ди эзотериклар. Идәнне аш бүлмәсенә таба юарга кирәк һәм моның ике сәбәбе бар.
Беренчедән, эзотериклар фикеренчә, бусагага таба идән юу өйдән уңыш һәм иминлекне “юуга” китерә. Нәтиҗәдә, торактан матди байлык китә, ә гаилә проблемалары арта гына.
Икенчедән, кухняга таба идән юу муллыкны, байлыкны арттыра. Өйгә уңыш китерә, чөнки аш-су бүлмәсе сый-нигъмәт зонасы булып санала. Моңа фэн-шуй өйрәтә — борынгы Кытайның пространствоны гармонияләштерү сәнгате.
"Иң дөрес юнәлеш – идәнне аш-су бүлмәсенә таба юу. Нәкъ менә кухняда идән юып бетереп, без муллыкка юл салабыз. Әгәр идәннәрне коридорда юып бетерсәң, акча һәм уңыш өйдән “юыла”, — дип яза “Книга Вельмы” каналы авторы.
Җыештыруны шатланып һәм ачуланмыйча эшләргә кирәк, торак аның турында кайгыртучанлык сизәргә тиеш. Шул чагында йорт хуҗасы энергия алачак, дип тә ышандыра белгечләр.
Фото:expert-cleaning.com