+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Беләсең киләме?
13 апрель 2025, 06:25

Каен суы организмны ныгыта

Язгы көннәрдә бу файдалы суны эчеп калырга тырышыгыз!

Каен суы организмны ныгытаКаен суы организмны ныгыта
Каен суы организмны ныгыта

Язны без җылы кояш нурларын, җир өстен чистартучы ташкыннарын, сызгырып җырлаучы сыерчыкларын, кар эрү белән калкып чыгучы умырзаяларын күрер өчен сагынып көтеп алабыз. Сәламәтлек өчен  файдалы булган каен суын да нәкъ менә табигать кышкы йокыдан уянганда тәмләп карарга була. Уңган хуҗалар һәм хуҗабикәләр шома ак кайрылы каен агачының суын гына түгел, бөреләрен дә, яфракларын да хәстәрләп куя. Тик бу эшне агачларга зыян китермичә, сак кына башкарырга кирәк.

     Медицина максатларында каенның бөреләрен, яфракларын, каен суын, агачыннан алына торган дегет һәм күмерен файдаланалар. Бөреләрендә 6 процентка якын эфир мае бар, аның составына бетулен һәм бетуленол, сесквитерпеннар керә. Яфракларында бетулоретин һәм аскорбин кислоталары, сапониннар, эфир мае, гиперозид һәм дуплау матдәләре булуы ачыкланган.

Каен суы, шулай ук аның консервланганы да, организмны гомуми ныгыту чарасы буларак киң кулланыла. Ул витаминнарга, минераль тозларга, төрле микроэлементларга бай, анда алма кислотасы, шикәр, дуплау матдәләре, хуш исле башка матдәләр бар.


Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас