+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Беләсең киләме?
13 апрель 2025, 07:55

Нубайса һәм Святогор...

Республикада яңа туган сабыйларның иң сирәк исемнәре билгеле булды.

Нубайса һәм Святогор...Нубайса һәм Святогор...
Нубайса һәм Святогор...

ЗАГС реестры мәгълүмати-аналитик порталы Башкортстанда яшәүче әти=әниләр үз балаларына кушкан популяр һәм сирәк исемнәр исемлеген яңартты.

Малайларга әти-әниләре еш кына Әмир, Эмир, Марк, Тимур һәм Мирон исемнәрен бирәләр. Кызлар арасында София, Амелия, Эмилия, Әминә һәм Эва исемнәре популяр.

Сирәк исемнәргә килгәндә, малайлар исемнәре арасында — Юлай, Абдуссамад, Абдуррохман, Хәйдәрәли һәм Святогор, ә яңа туган кызлар арасында Катарина, Ариэлла, Мирра, Нубайса һәм Сөмбел исемнәре очрый.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас