+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Беләсең киләме?
14 апрель 2025, 05:10

Эремчекне дөрес ашыйсызмы?

Аның аерым ризыклар белән аеруча файдасы тия.

Эремчекне дөрес ашыйсызмы?Эремчекне дөрес ашыйсызмы?
Эремчекне дөрес ашыйсызмы?

Эремчек – тәмле һәм бик файдалы ризык. Әмма аны ничек дөрес ашарга һәм нинди ризыклар белән бергә куллану яхшырак булуын белергә кирәк.

Әлбәттә, иң файдалысы – бернинди кушылмалар булмаган авыл эремчеге. Әгәр кибеттән сатып алырга туры килә икән, аның составына игътибар итегез: май һәм шикәрнең аз күләмлесен сайлагыз, ди белгечләр.

Эремчек яхшырак үзләштерелсен өчен аны клетчатка күп булган ризыклар белән бергә ашау яхшырак. Әйтик, диетологлар фикеренчә, яшелчәләр һәм яшел тәмләткеч үләннәр организмга аксымны бик яхшы эшкәртергә ярдәм итә.

Эремчек җиләк-җимеш белән дә бик яхшы үзләштерелә. Шулай ук бал белән ашау да файдалы булачак — ул организмны өстәмә энергия белән тәэмин итә. Бал микробларга каршы көрәшү сыйфатына ия.

 Эремчек аксым, кальций һәм В төркеме витаминнарының гаять бай. Ул сөякләрне ныгыта, мускуллар һәм нерв системасы өчен файдалы. Шуны онытмагыз: эремчекне даими ашаганда, сәламәтлек сизелерлек ныгый.

 

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас