+22 °С
Дождь
Журналга язылу
Беләсең киләме?
16 Апреля 2025, 09:15

Бәйрәмдә эшкә җәлеп итсәләр...

Май бәйрәмнәрендә ничек ял итәчәгебез билгеле.

Бәйрәмдә эшкә җәлеп итсәләр...Бәйрәмдә эшкә җәлеп итсәләр...
Бәйрәмдә эшкә җәлеп итсәләр...

Башкортстанның Дәүләт хезмәт инспекциясендә алты көнлек эш атнасы булган кешеләрнең май бәйрәмнәрендә ничек ял итүләре, озайлы ял көннәренә туры килгән отпуск ничә көнгә озайтылуы турында аңлаттылар.

Ведомство җитәкчесе урынбасары Оксана Ванскова сүзләренчә, Русия Хезмәт кодексының 112 нче мәддәсе нигезендә, эш көне булмаган бәйрәм көне 1 майда гына, шуңа күрә аңа күпме ял өстәлүенә карамастан, отпускка туры килгән ял бер көнгә генә озайтыла.

Быел Яз һәм хезмәт бәйрәме пәнҗешәмбегә туры килә, шуңа күрә Русия Хөкүмәте карары белән 4 гыйнварның ял көне җомгадан 2 майга күчерелде. Шул рәвешле, биш көнлек  эш атнасы булган хезмәткәрләр 1, 2, 3 һәм 4 майда, кемдә алты көнлек – 1 һәм 4 майда ял итә.  Эш вакыты чәршәмбе көнне, 30 апрельдә, бер сәгатькә кыскара.

1 майда эшләячәк хезмәткәрләр өчен (график буенча, вахта һәм башкалар) хезмәт хакы икеләтә күләмдә каралган. 1, 2, 3 һәм 4 май ял көннәре булганда хезмәткәрне эшкә җәлеп итү аның язма ризалыгы белән генә рөхсәт ителә, кайбер очраклардан тыш, түләү икеләтә күләмдә башкарыла яки башка ял көне (отгул) бирелә. Әгәр тиешле боерык һәм аның язма ризалыгы булмаса, хезмәткәр үзенең ял көнендә эшләүдән баш тартырга хокуклы.

 

Автор фотосы.

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас