+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Беләсең киләме?
17 Апреля 2025, 07:10

Кактус энәсеннән сак булыгыз!

Бу гөлне үстерүче хуҗабикәләргә берничә киңәш.

Кактус энәсеннән сак булыгыз!Кактус энәсеннән сак булыгыз!
Кактус энәсеннән сак булыгыз!

Кактуслар үстерүче хуҗабикәләр еш кына аларның вак энәләре кадалудан җәфалана. Әгәр тәнгә кадалган энәнең башы күренеп торса, аны пинцет белән тартып чыгарырга да була. Әгәр инде энә эчкә үк кереп китсә, нейлон оекны кулга йомарлап, шул урынны ышкыгыз. Вак энәләр коелачак. Бу очракта нейлон ябыша торган лента ролен башкара.

Вак энәләрне чыгару өчен тагын бер ысулны кулланып карагыз. Шул урынга резина җилеме сөртегез һәм кипкәнен көтегез. Кипкәч, җилемне бер башыннан куптарып, тартып алыгыз. Вак энәләр ябышып чыгар. Бу ысулны берничә тапкыр кабатларга да мөмкин.

 

Фото: vseprokaktus.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас