

Башкортстанның медицина учреждениеләренә талпан кадалуга зарланып, медицина оешмаларына 428 кеше мөрәҗәгать иткән. Аларның 162се — балалар, дип хәбәр итәләр республиканың “Роспотребнадзор”ында.
Ведомство хезмәткәрләре профилактика чаралары турында искә төшерә.
"Талпаннар еш кына үләндә, куакларда һәм агачларда очрый. Талпан кеше якын килү белән аның киеменә ябыша, шуннан соң, «аулак урын» эзләп, кием буйлап өскә таба хәрәкәт итә башлый, шунда тәнгә кадала да, — дип сөйлиләр “Роспотребнадзор”да. — Һәр 20-30 минут саен үзегезне һәм якыннарыгызны карап, тикшереп торыгыз. Инструкция буенча репеллентлардан файдаланыгыз".
Талпаннарны кадалган тиредән үзләре тартып чыгара алмаган кешеләр травмпунктларга мөрәҗәгать итә ала. Тәүлек эчендә учреждениенең рәсми сайтында кодлы номер буенча нәтиҗәне белергә мөмкин.
Фото: dela.ru