

Кытайда дөньядагы иң биек асылмалы күпернең корыч корылмаларын урнаштыру төгәлләнгән. Хуацзян каньоны аша Гуйчжоу провинциясендәге Лучше-Цяньлун тизйөрешле автомагистрален тоташтыручы күперне төзү 2022 елда башланган. Аны агымдагы елның июнендә ачарга ниятлиләр.
Асылмалы күпернең гомум озынлыгы 2890 метр, ә күпернең диңгез өсте тигезлегеннән биеклеге рекордлы 625 метр тәшкил итә. Әлеге күпер тарлавыкны узу вакытын ике сәгатьтән бер минутка калдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Таулар һәм тарлавыклар арасында урнашкан Гуйчжоу провинциясендә дөньядагы иң биек күперләрнең яртысы диярлек урнашкан. Хәзерге вакытта Гуйчжоу һәм Юньнань провинцияләре чигендәге Бэйпаньцзян күперенә тиңнәр юк. Ул диңгез өстеннән 565 метрга күтәрелгән, бу 200 катлы бина биеклегенә тиң. Проект 2016 елдан бирле дөнья рекордын тота, ләкин агымдагы елда аңа алмашка Хуацзян каньоны аша яңа күпер сафка кертеләчәк.
Фото: realt.onliner.by