

Колбасаны дөрес булмаган шартларда саклау ризыкның тиз бозылуына, тәменең үзгәрүенә, хәтта агулануга китерергә мөмкин. Аның төрлесе өчен саклау шартлары төрлечә.
Әйтик, пешкән колбаса (“Докторская”, “Молочная”, “Чайная”) суыткычта 3-5 көн, вакуум төргәктә 10 көнгә кадәр саклана. Иң яхшысы – әгәр герметик булса, үз төргәгендә саклагыз яки пергамент кәгазьгә төрегез. Идеаль урын - суыткычның урта киштәсе, анда температура ишектәгегә караганда тотрыклырак.
Пешкән-ысланган һәм ярым ысланган сортлар суыткычта 7-10 көн һәм туңдыргычта өч айга кадәр саклана. Аларны азык-төлек кәгазендә яки капкачлы контейнерда сакларга кирәк. Колбаса кипмәсен өчен өстен бераз үсемлек мае белән майларга мөмкин.
Чи килеш ысланган колбасалар (сервелат, салями) чыдамлырак: суыткычта алар 3-4 атна яхшы саклана. Саклауның иң яхшы ысулы – пергамент кәгазьдә яки киндер капчыкта.
Ливерлы колбаса иң тиз бозыла торганы — аны 2-3 көндә ашарга кирәк.
Колбасаны беркайчан да полиэтилен пакетларда сакламагыз, ул тиз бозыла. Әгәр ысланган колбаса кибә башласа, аны беразга дымлы тастымалга төрегез. Күгәрек яисә әче ис барлыкка килсә, шунда ук ташларга кирәк.
Автор фотосы.