+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Беләсең киләме?
21 апрель 2025, 09:50

Җәйнең иң популяр чәчәге булачак!

Ә сез бу чәчәкне үстерәсезме, дуслар?

Җәйнең иң популяр чәчәге булачак!Җәйнең иң популяр чәчәге булачак!
Җәйнең иң популяр чәчәге булачак!

Пион кебек матур, чагу  ранункулюс, яки Азия лютигы, агымдагы елның иң популяр чәчәге булачак, дип фаразлый ландшафт дизайнерлары. Ләкин үзенең затлылыгына, матурлыгына карамастан, ул әле һаман да Русия бакчаларында сирәк кунак.

Ранункулюс латинчадан тәрҗемә иткәндә — "кечкенә бака" дигәнне аңлата. Чөнки ул дым ярата һәм сулыкларга тартыла. Чәчәгенең диаметры  10 сантиметрга  кадәр җитүче бу күпьеллык үсемлекне язын утыртсаң, ул җәй уртасында бик купшы чәчәк ата.

Ранункулюсның Урта диңгез тамырларын исәпкә алып, Русиянең урта полосасында үсемлек кышлый алмый. Шуңа да иртә яздан тамырлы суганчыкларны утырту җиңелрәк — ул бу сезонда ук чәчәк атачак. Орлыктан утырту сабырлар өчен генә: ранункулюс киләсе елга гына чәчәк атачак.

Тамыр күркәләре коры һәм " үле" булып күренә, ләкин суда чылатканнан соң алар “терелә”.  Ранункулюсның тамыр күркәләрен май аенда, үрентеләре белән аска каратып, 4-8 см тирәнлеккә утыртырга кирәк. Бу чәчәк күчереп утыртуны начар кичерә, шуңа күрә шунда ук аерым савытларга утырту яхшырак.

Август урталарында үсемлек корый. Суганчыкларны казып алырга, эшкәртергә һәм киптерергә кирәк. Кәгазь пакетларда салкынча урында сакларга киңәш ителә.

 

Фото: pravda.ru

 

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас