Экспертлар фикеренчә, дөрес башланган иртә кәефне яхшыртырга гына түгел, ә гомерне озайтырга да мөмкин. Иртәгезне алты файдалы гадәттән башлагыз. Бу сезне сәламәт һәм бәхетлерәк итәчәк.
- Торгач ук бер стакан җылымса су эчегез. Ул матдәләр алмашынуын эшләтеп җибәрергә һәм организмны “уята”.
- Иртәнге аш – бик мөһим ризык. Иртәнге идеаль рацион – ул бөртеклеләр, аксым, файдалы майлар, яшел үләннәр.
- Тәнгә бераз хәрәкәт бирегез. Сүз иртәнге 7дә “тренажерка”га йөгерү турында түгел.: җиңелчә зарядка ясау яисә йөгереп керү өчен 5-10 минут җитә. Бу кан әйләнешен яхшырта һәм кәефне күтәрә.
- Баш миен активлаштырыгыз. Тәнне генә түгел, нерв системасын да уяту мөһим. Җиңел сенсор күнекмәләр, мәсәлән, куллар белән тәнгә җиңелчә суккалап алу адашкан нервны стимуллаштыра. Мондый алым тән сигналларын яхшырак аңларга һәм эчке киеренкелеккә вакытында җавап бирергә ярдәм итә.
- Эчке тынычлык өчен берничә минут табыгыз. Психик сәламәтлек физик сәламәтлек кебек үк мөһим. Иртән 5-10 минут гади медитациягә, узган көндәге уңышларга сөенүгә яки тыныч сулыш алуга сарыф итегез. Бу күнекмәләр стресс дәрәҗәсен киметергә һәм көн дәвамында эчке тынычлыкны арттырырга ярдәм итә.
- Бүген сезнең өчен нәрсә мөһим икәнлеген билгеләгез. Көн буена эшләнәчәк эшләр исемлеге төзү түгел, бу - бер фикер, максат яки ният булырга мөмкин. Мондый иртәнге көйләү көнне ачыграк кабул итәргә ярдәм итә, шау-шуны, дулкынлануны киметә.
Бу гадәтләр гади һәм күп вакыт та, күп көч тә таләп итми. Аның каравы, аларның тәнгә һәм психикага йогынтысы бик зур булырга мөмкин. Хәтта аларның берничәсен генә булса да гадәткә кертсәгез, нәтиҗә үзен озак көттермәячәк.
Автор фотосы.