+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Беләсең киләме?
27 апрель 2025, 05:10

Җимеш агачларын кыраудан ничек сакларга?

Тәҗрибәле бакчачы берничә ысул белән бүлешә.

Җимеш агачларын кыраудан ничек сакларга?Җимеш агачларын кыраудан ничек сакларга?
Җимеш агачларын кыраудан ничек сакларга?

Җылы көннәрдән соң, илнең күп кенә төбәкләренә арктик фронт керде. Синоптиклар республикада да алдагы төннәрдә урыны белән кар һәм һава температурасының минус булуы көтелә дип хәбәр итә.

Агрономнар әйтүенчә, минус 5 градуста, әгәр ул биш сәгатьтән артык торса, җиләк-җимеш, җимеш агачлары һәм яшелчә культураларының чәчәкләре үлә. Биш-алты сәгатькә сузылган кыраулар шул ук минус 1-2 градус булганда да җитди зыян китерергә мөмкин. Ә минус 7 градус һәм аннан да түбән булган очракта берни дә исән калмаячак. 

“Бакча культуралары өчен төп куркыныч - чәчәк ату фазасында. Кырауларга кадәр һәм аннан соң үсемлекләрне аминокислота белән эшкәртү – аларны салкыннардан саклауның иң яхшы ысулы. Мин үзем Мегафол сиптерәм. Бу - үсемлек аминокислоталарыннан ясалган махсус стресска каршы агрохимикат. Аны күпләр киң кулланган Эпин яисә Циркон белән алыштырырга да була, - дип киңәш итә бакчачы Виталий Антипов. 

Үсемлекләр өчен аминокислоталар бакча кибетләрендә, маркетплейсларда да бар.

Бакчачы фикеренчә, су сиптерү һәм каплау өчен материаллар куллану кебек ысуллар да чәчәк атып утырган агач-куакларны сакларга ярдәм итә.

“Әйтик, виноградны җылы плед сыман каплый торган дорнит геотекстиле кулланырга була. Мин аны кыш көне виноградны каплау өчен кулланам. Тагын бер ысул – җылы су сиптерү, аны төнге 1дән иртәнге 5кә кадәр эшләргә кирәк. Кристаллашу вакытында су җылылык бүлеп чыгара, һәм чәчәкләр хәтта минус температурада да исән кала. Бу вакытта даими сугарып тору мөһим, югыйсә, су чәчәкләрдә, яфракларда туңып, боз элпәсе зыян салырга да мөмкин. Шулай ук кырау көтеләсен белеп, кичтән үк агач, куак төпләренә мул итеп су сибәргә кирәк, туфрактагы дым җылыны сакларга ярдәм итә һәм туңуны акрынайта, - ди бакчачы.

Антипов билгеләвенчә, яшьрәк чагында ул җимеш агачларын "төтенләп" сакларга тырышкан. Ләкин төтен җибәрүдән бернинди файда да юк, дигән нәтиҗәгә килгән.

“Әлбәттә, зур мәйданда булган барлык үсемлекләрне саклау мөмкин түгел. Шуңа күрә барысы да Ходай Тәгалә кулында” - дип йомгаклаган бакчачы.

 

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас